Чаллы татар дәүләт драма театры 2018 елның беренче премьерасын әзерли. Күренекле драматург Туфан Миңнуллиның "Хушыгыз" пьесасы буенча куелган "Бер мәхәббәт кыйссасы" спектакленең премьерасы 2-3 март көннәрендә булачак.

26 ел элек язылган “Хушыгыз” пьесасының яңгырашы әле бүген дә актуаль. Драманы автор “Миләүшәнең туган көне”(1967), “Дуслар җыелган җирдә”(1977ел) пьесаларының дәвамы буларак яза һәм алар трилогия тәшкил итәләр. “Хушыгыз”да үзәк тема булып без яшәгән җәмгыятьнең кешелексезлеге, аерата сәнгать кешесенә карата битарафлыгы, рәхимсезлеге торса да, режиссер бу темадан читкә китеп, пьесаның яңача укылышын тапкан.
Артист булып дөньяны шаккатырырга җыенган Миләүшә, авылдагы беренче мәхәббәтен калдырып, шәһәргә китә. Мәхәббәтен таптап үтеп данга ирешеп, бәхетле буласы килүме бу? Әллә председатель кызының көтүче малаен тиң күрмәвеме? Гомере буе артист һөнәренә тугрылык саклаган Миләүшә, соңгы араларда еш уйлана бу турыда. Һәм ул, җитди бер карарга килеп, авылда калган яшьлек мәхәббәте Галимулланы үзенең өенә чакыра...
Галимулла ролен башкаручы Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Фоат Зарипов, махсус чакыру белән, А.П.Чеховның “Яшәргә, яшәргә, ничек тә яшәргә...”(“Дядя Ваня”) спектаклендә Ваня образын иҗат иткән иде. “Бер мәхәббәт кыйссасы” мелодрамасы исә, актерның юбилеена багышланган спектакль. Аның мәхәббәте - Миләүшә образын Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова башкара. Театрның яшь артистлары Гөлинә Минһаҗева белән Руслан Әюпов геройларның яшьлекләрен гәүдәләндерәләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 26 февраль 2018, 14:51



