Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 март көнне 15:00 сәгаттә Нур яшьләр үзәгендә татар телендә «Нәфис сүз остасы» бәйгесе узачак.


Әлеге бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә. 

«Нәфис сүз остасы” бәйгесе түбәндәге номинацияләре буенча уткәрелә: 

-рәсми чараларны алып баручы; 

-күңел ачу шоу-программаларын, массакүләм һәм спорт чараларын алып баручы; 

-йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы.

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар,16-дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. 

Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2018 нче елның 16 мартка кадәр mizgel11919@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (965) 626-31-93 –Абдуллина Люция Наил кызы. 

«Нәфис сүз остасы » бәйгесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, «Мизгел» милли-мәдәни клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла.


Сишәмбе, 13 март 2018, 08:10