Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кадерле хатын-кызлар!

Сезне Халыкара хатын-кызлар көне – яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме белән котлыйм.

Хатын-кызлар безнең тормышыбызга тынычлык һәм гармония алып килә. Кадерле әниләр һәм әбиләр, хатын- кызлар, апалар һәм сеңелләр, хезмәттәшләр – бар яхшылык hәм бар яктылык нәкъ менә Сездән башлана. 

Табигать Сезгә тормыш зирәклеге, искиткеч сабырлык, гаҗәеп күңел матурлыгы биргән. Сезнең гаилә учагы җылысын саклый, өйләребезгә ямь кертә, балалар тәрбияли, профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешә белүегез тирән хөрмәт һәм соклану хисләре уята. Сез – без – ир-атлар өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы. 
Кадерле хатын-кызларыбыз, бу бәйрәм көнендә сезгә ихлас күңелдән зур бәхет, мәхәббәт, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күтәренке язгы кәеф телим! 
Иң изге теләкләр белән, Н.Г. Мәһдиев


Пәнҗешәмбе, 8 март 2018, 08:13