Бик тиздән реконструкциядән соң, цирк янә үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Яңа циркта беренче тамашачылар кемнәр булачагын бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Бу хакта ул бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышланган тантанада әйтте.

Бүген театр бинасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты тәрбиягә балалар алган, үзләре күпләп бала тудырган аналарны, призерларның әниләрен тәбрикләделәр.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 6 март 2018, 14:31



