Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафина Чаллы мэры Наил Мәһдиевның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнде.

Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Чаллы мэры элеккеге финанс идарәсе башлыгы – Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Әлфинур Галиәкбәровага (ул хәзер Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры вазифасын башкара) Рәхмәт хаты тапшырды.

Шәһәр башлыгы күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Чаллы дәүләт педагогика университетының элеккеге ректоры Фәйрүзә Мостафинага рәхмәт белдерде. Ул Мостафинаның мэрның мәгарифне үстерү буенча киңәшчесе итеп билгеләнүе хакында белдерде.

Шунысын да искәртик: Фәйрүзә Мостафина Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры вазифасын башкарганчы, күп еллар шәһәр башлыгы урынбасары вазифасын биләде, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләренә кураторлык итте.


Дүшәмбе, 12 март 2018, 11:39