«КАМАЗ» директорлар советының кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитеты Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинны «КАМАЗ» директорлар советына сайлау өчен кандидатуралар исемлегенә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исемлектә барлыгы 11 кандидат бар. Алексей Песошин «КАМАЗ» директорлар советы составына әле беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Исемлектәге башка кандидатлар совет әгъзалары булып тора инде. Компания вәкилләре билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән кандидатлар, булган тәҗрибәләренә таянып, предприятие алдындагы стратегик бурычларны хәл итәргә булышачак.
Кандидатлар исемлегендә моңа кадәр предприятие директорлар советы составына кергән элеккеге Премьер-министр Илдар Халиков юк.
Яңа состав «КАМАЗ» акционерларының 2018 елның 29 июнендәге еллык җыелышында расланачак.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 март 2018, 13:33



