Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, күп кенә контроль-күзәтчелек органнары бизнеска карата үз мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Контроль-күзәтчелек органнары күп кенә эшкуарларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртеп, хокук бозуларны кисәтүгә күчә һәм башка алымнарны куллана башлады. Ягъни алар хокук бозуларны ачыклый, кисәтә, хәтта булыша да, ә аннары штраф салалар һәм җаваплылыкка тарталар. Моны без мөһим адымнарның берсе дип саныйбыз», - диде Ногманов.
«Минем биш ел дәвамында бизнес-омбудсмен булып эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, катлаулы дәүләт структуралары булмый, бары тик аралашу гына җитми. Хәтта элемтәгә керми торган иптәшләрне дә без күп тапкырлар эшкуарлар белән аралашу өчен бер өстәл артына утырттык, төрле очрашулар үткәрдек», - диде бизнес-омбудсмен.
Татарстанда түрәләр кирәгенчә ачык та, адекват та була ала. Әгәр кем беләндер проблемалар килеп туа икән, совет белгечләре аның белән алга таба да эшләвен дәвам итә, дип сүзен йомгаклады Тимур Ногманов.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 13 март 2018, 11:27



