Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Бердәм Россия” төрле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән музыка мәктәпләренә дә ярдәм итә”, диде ул һәм өстәп, әлеге музыка коралы 66 учреждениегә булачагын әйтте. Парламентарий Татарстанның әлеге программага быел эләккәнлегенме әллә киләсе елда буласымы икәнен төгәл әйтә алмады.

http://tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 14 март 2018, 11:34