“Дакар” ярышларында уңышлы чыгыш ясап, шәһәргә җиңү белән кайтканнан соң, “КАМАЗ-Мастер” командасы спортчылары автогигант заводларында очрашу үткәрүне традициягә керттеләр. Шушы көннәрдә генә батыр егетләр прес-рама заводында булдылар. Кыска гына, әмма дустанә очрашуда завод хезмәткәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Үлчәү техникасы үзәк лабораториясе слесаре Григорий Дементьев микрофонны алып, ярышның иң куркыныч мизгеле турында кызыксынды. Ул: “Антон Шибалов экипажы бортындагы янгын команда егетләре кәефендә ничек чагылды”, – дип кызыксынды. “Мондый гадәттән тыш хәлләр безне чыныктыра гына. Татарстанда “бары алга гына” диләр бит. Электр чыбыклары, двигатель системасы янган икән, моторны ничек кабызу турында уйларга кирәк. Антон спутник телефоны аша: “Двигатель кабынды. Хәрәкәтне дәвам итә алабыз”, – дип шалтыратты. Егетләр техниканы ясадылар, машина алга китте. Аның каравы без хәзер янган машина белән дә финишка җитә алачагыбызны белдек”, – диде команда җитәкчесе Владимир Чагин.
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 14 март 2018, 08:11



