Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты.

Республика парламенты рәисе дипломатны вазифасына керешүе белән котлады, Татарстан белән Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, шул исәптән парламентара элемтәләрне саклауга һәм ныгытуга, ышануын белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

“Сез эшли торган консуллык округы зур, эш күләме дә күп. Эшегездә уңышлар телим”, - диде Мөхәмәтшин, кунакны сәламләп.

Төркия белән Татарстан арасындагы икътисади һәм мәдәни элемтәләрдән тыш, парламентара ныклы мөнәсәбәтләр урнашты, дип әйтте парламент җитәкчесе.

Әхмәт Садык Доган республика җитәкчелегенә, консуллыкка ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде. Ул республиканың берничә шәһәрендә (Алабугада) булуын һәм Татарстанда төрек диаспорасы белән эшләүгә игътибар итәргә ниятләвен сөйләде.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова үзара багланышларның тагын бер ысулын - “Мәрхәмәт” – “Милосердие” депутатлар берләшмәсе үткәрә торган хәйрия һәм гуманитар акцияләре аша оештыруны әйтте.

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Садык Доганга тагын бер тапкыр эшендә уңышлар теләде. “Без сезнең өчен һәрвакыт ачык”, - диде ул.

http://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 1 февраль 2018, 08:07