Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов быелгы хаҗда Россия мөселманнарына 20 500 урын бүлеп бирелүе хакында белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Бүгенге көндә уңай динамиканы сакларга һәм Россия мөселманнары өчен хаҗны оештыру дәрәҗәсен яңа биеклеккә күтәрергә кирәк», - диде мөфти.

Мөфти китергән мәгълүматлар буенча, быел Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Кырым мөфтияте хаҗны үзләренең туроператорлары аша оештыру хокукына ия булды һәм 500әр урынга квота алды.

Чираттагы хаҗ быелның 19-24 август көннәрендә узачак. 

Сишәмбе, 20 февраль 2018, 16:39