Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Казанда Үзәк стадионда Россиянең моношәһәрләреннән килгән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренең футбол буенча мастер-классларын ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Мастер-класслар — «1000 яшь футболчы» масштаблы проектының бер өлеше. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спортчыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Внешэкономбанк» дәүләт корпорациясе рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрне комплекслы үстерү» программасы җитәкчесе Ирина Макиева мөрәҗәгать итте. «Элек перспетивасыз дип саналган моношәһәрләрдә без хәзер зур үзгәрешләр күрәбез. Бу — төзекләндерү дә, яңа юллар да, һәм иң мөһиме — яшьләр өчен шартлар тудыру да», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов, яшь футболчыларга мөрәҗәгать итеп, алар чын спортчылар булып үсәрләр һәм бөек футболчылар булып китәрләр, дип өмет белдерде. «Россиянең көчле футбол командасы булырга тиеш, — диде ул. — „ЦСКА“ футбол клубына зур рәхмәт — алар бу мастер-классларны уздыралар, 37 моношәһәрдән вәкилләр җәлеп итәләр. Бу рәхмәтле эш һәм барыбызга да, бөтен илгә файда китерә».

Яшь футболчыларга Татарстан Президенты спортта югары уңышлар теләде.

Федераль программаны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли. Әлеге чара, Казаннан тыш, Тамбов, Екатеринбург, Красноярск, Саранск һәм Томск шәһәрләрендә узачак.


Пәнҗешәмбе, 22 февраль 2018, 14:41