Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте туристлык вакыты башланганга кадәр Төркия курортларында инспекция уздырачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Белгечләр россиялеләрнең әлеге республикада булганда йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычын киметү чараларын бәяләячәк.

Россия ягы тәкъдиме белән Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре һәм Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре киңәшмәсе узды. Алар Төркиядә Россия гражданнары сәламәтлегенә куркыныч тудыручы йогышлы авырулар килеп чыкканда үзара дами рәвештә мәгълүмат алышып тору турында килеште. Шулай ук Төркия республикада Зика бизгәге һәм себер түләмәсе буенча эпидемиологик вазгыятьне катлауландыруга юл куймауда эшләнелүче чаралар турында мәгълүмат бирде. 

Пәнҗешәмбе, 22 февраль 2018, 17:56