Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев матбугат конференциясендәбыел да җир асты кичүләрен ремонтлау дәвам итәчәк, дип белдерде. Ремонт эшләре май аенда башланачак. Ремонт түбәндәге җир асты кичүләрендә булачак:

· Хәсән Туфан проспектының «Энтузиастлар бульвары» тукталышы;

· Хәсән Туфан проспектының «Хәсән Туфан» тукталышы («Джумба» сәүдә йорты янында);

· Вахитов проспектының «Глобус» тукталышы;

· Сөембикә проспектының «Йорт төзүчеләр» тукталышы;

· Сөембикә проспектының «Театральная» тукталышы.

Өч җир асты кичүе өстендә саклагыч әвеслекләр урнаштырылачак:

· Тынычлык проспектының «7 комплекс» тукталышы;

·  Тынычлык проспектының «Җиңү паркы» тукталышы;

·  Тынычлык проспектының «Мәктәп» тукталышы.

Илья Зуев «Автостанция» тукталышы каршында җир асты кичүе төзеләчәге хакында да хәбәр итте. Аның вакыты проект-смета документларын эшләгәч кенә билгеле булачак.


Чәршәмбе, 21 март 2018, 14:26