Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшыруыутте.

Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесенең урынбасары гаиләләрне бала туу белән котладыһәм 85 шәһәр кешесенә ана сертификатларынтапшырды. Бүгенге көндә Чаллыда 37 596 сертификатлары бирелгән, 29 697 чаллы гаиләләре ана капиталы белән кулландылар. 

2018 елдан бирле берьюлы берничә балалы гаиләләр өчен ярдәмгә яңа дәүләт чаралары гамәлгә килде - бу ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озынайту мөмкинлеге, ана капиталын мәктәпкәчә белемгә юллаган очракта өч еллык мораторийны исәптән төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда икенче бала туган гаиләләрдә ана капиталы акчаларыннан айлык түләү алу.

Сертификат бирү, ана капиталының акчалары белән файдаллану  турында гаризаны хәзер электрон тәртиптә Пенсия фонды сайтында шәхси гражданин кабинеты аша бирергә мөмкин. Әлеге хезмәт белән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (gosuslugi.ru) теркәү язмасын раслаган гражданнар файдаланырга мөмкин. Электрон рәвештә гариза биргән вакытта клиентлар хезмәтенә шәхси бару кирәк түгел.

Шулай итеп, гражданнар өйдән чыкмыйча гына Россия Пенсия фондының хезмәтләре белән куллана алсыннар өчен, Россия Пенсия фонды электрон хезмәтләрен киңәйтергә дәвам итә.

Пәнҗешәмбе, 22 март 2018, 08:50