Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Нәфис сүз остасы!» алып баручылар шәhәр конкурсы үтте.

Конкурс өч номинация буенча үтте: "Рәсми чаралар алып баручы", "Күңел ачу,массакүләм һәм спорт чараларын шоу-программаларын алып баручы", "Йола, фольклор, күңел ачу- уен программаларын алып баручы".

Конкурсның жюрисы:

- Диана Гафурова  - тантаналар сарае директоры;

- Райнур Вахитов - «Куңел»радиосында эфирлар алып баручы;

- Флуза Касаева - драма театры актрисасы;

- Люция Абдуллина - «Мизгель» исемле милли мәдәниятклуб җитәкчесе.

Җиңүчеләр:

Владислав Волошин  – күңел ачу, массакүләм һәм спорт чараларын шоу-программаларын алып баручы номинациясендә;

Алмаз Хаеретдинов – йола, фольклор, күңел ачу - уен программаларын алып баручыноминациясендә;

Рушания Закирянова (Педагогика көллияте) – рәсми чаралар алып баручы номинациясендә.

Артем Иванов (СОШ №15) и Алсу Гильманова (Гимназия №2) тамашачылар мәхәббәте призларын җиңделәр.

Бүләк буларак җиңүчеләргә «Куңел» радиосыннан бер котлауга сертификат, Яр Чаллы драма театырына чакыру бирделәр.

Конкурсның оештыручылары - МАУ “”Нур” яшьләр үзәге”, «Мизгель» исемле милли мәдәният клубы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәм итте.

Пәнҗешәмбе, 22 март 2018, 11:38