Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел 2 ай эчендә Татарстанда 6 наркопритон ачыкланган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Россия акциясенең беренче этабына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы урынбасары Кирилл Жданов хәбәр итте.

“Быел 2 ай эчендә, узган ел белән чагыштырганда, наркопритоннар алты мәртәбә күбрәк. Быел 6 притон ачыкланды, былтыр 1 притонга тап булган идек. Моңа хокук саклау органнарының да яхшырак эшләвенә, халыкның да күбрәк хәбәр итүе хисабына ирешелде. 6 притон республика буенча чагыштырмача зур сан түгел”, - дип белдерде Жданов.

Наркотиклар тарату, куллану, притон оештыру белән бәйле барлык фактлар турында, 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтыратып сөйләргә була.

Кирилл Жданов хокук саклау органнарына килеп ирешкән һәр мөрәҗәгать тикшерелүен әйтте. Аның әйтүенчә, ялганлап, нахакка гаепләүчеләр дә булгалый. “Халык мөрәҗәгатьләренең 20-25 проценты хакыйкатькә туры килми”, - ди ул.

http://tatar-inform.tatar

Пәнҗешәмбе, 22 март 2018, 17:09