Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2018 ел Россиядә волонтер елы дип билгеләнгән. 21 апрельдан 21 майга кадәр һәр теләгән кеше табигатьне саклауга юнәлдерелгән акциядә катнаша ала. Еллык проекты В. И. Вернадский исемендәгеэкологик фонды бишенче тапкыр оештыра. 2014 елдан бирле акциядә 80 регионнан 6,5 млн кеше катнашты.

Өмәнең төп бурычлары: территориядагы чүп-чарны җыю, чәчәкләр һәм агач утырту, макулатура һәм икенчел чимал җыю акциясе, чүп-чарны аерым җыю, балалар мәйданчыкларын төзү һәм яңадан торгызу.

Проектның максаты – экологик мәдәниятне һәм табигатькә сак карашлар үстерү.

Акция кысаларында ике конкурслар оештырылган: экологик тематикалы иң яхшы видеоролик һәм «Яшел яз» акциясенә багышланган җырга иң яхшы сүзләр.

Акциядә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, оешмалар, предприятияләр, волонтерлык үзәкләре, шулай ук табигатьне саклау мәсьәләләренә битараф булмаган кешеләр катнаша алачак.

Җиңүчеләргә 5 июньдә Эколог көнендә Мәскәү шәhәрендә кыйммәтле призлар бүләк итәләр.

Акциядә катнашырырга теләгәннәр vesna.vernadsky.ru сайтында регистрация үтәргә тиеш. Аларга “Яшел яз” символика белән атрибутиканы җибәрәләр.


Җомга, 23 март 2018, 10:53