Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәрендә 19 марттан грипп һәм кискен тын юлы авырулары буенча карантин игълан ителде. Бу хактагы карарны автошәһәрнең баш санитария табибы Илгизәр Бариев имзалаган.

Шәһәрдә грипп йоктыруның 8 очрагы расланган, диелгән документта. Кискен респиратор инфекцияләр белән авыруның эпидемия чиге 30,7 процентка арткан. Халык арасында авыручылар саны күбәя.

Шул сәбәпле, шәһәрнең баш санитария табибы карантин игълан иткән. Грипп һәм ОРЗ таралуны кисәтү буенча комплекслы планны гамәлгә ашыру карала.

http://tatar-inform.tatar


Җомга, 23 март 2018, 11:09