Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәскәүдә "Робофест" дип аталган зур масштаблы фестиваль булып узды. Әлеге бәйгедә Чаллының 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары да катнашты. Шунысын да искәртеп үтергә кирәк, "Робофест" та Россия генә түгел, ә якын-тирә илләрдән дә катнашучылар булган. Фестивальне карарга килүче кунаклар саны да якынча 15 меңне тәшкил итте, дип яза җирле басма.

Чаллы лицее Мәскәүгә берьюлы берничә команданы җибәрде. Кече төркемдәгеләр робот почтальон ясап, икенче урынны яуладылар.
Тренерлары Нина Трофимова сүзләренә караганда, роботларны ясау һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел. "Яктылык һәрвакыт алышынып торды, аларның датчиклары белән эшләү авыргарак туры килде. Ләкин без сынатмадык",- диде тренер.

"Робофест" фестивале кысаларында juniorskills финалының чемпионаты булды. Чаллы укучылары чөгендер эшкәртү һәм чистарту конвейеры төзегәннәр.

http://tatar-inform.tatar

Җомга, 23 март 2018, 09:16