20 апрельдән 19 майга кадәр кайбер транспорт чараларына җирле автомобиль юлларында вакытлыча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу начар климат шартларында юлларны саклап калырга мөмкинлек бирә.
Чаллы башкарма комитеты карары буенча, бу чикләүгә 6 тоннадан артык авырлыктагы йөк машиналары керәчәк. Мондый автомобильләргә бары тик махсус рөхсәт кәгазе булганда гына хәрәкәт итәргә яраячак.
Язгы чордагы вакытлыча хәрәкәтне чикләү халыкара йөк ташучы машиналарга, пассажир йөртүче автобусларга, азык-төлек, хайваннар, дарулар, орлык фонды, ашламалар, почта йөге төягән автомобильләргә, ягулык, чүп ташучы машиналарга кагылмый.
Шәһәр автомобиль юллары оешмасы хәрәкәт чикләнү турындагы мәгълүмат белән юл билгеләрен урнаштырачак.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 23 март 2018, 14:29