Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр конкурсы : «Рәсми чаралар алып баручы», «Күңел ачу шоу-программаларын, массакүләм мәдәният һәм спорт чараларын алып баручы», «Йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы» номинацияләре буенча үткәрелде.

Конкурсның жюри составы:

-Диана Гафурова – ЗАГС идарәсенең Тантаналар сарае директоры;

-Райнур Вахитов – «Күңел»радиосы эфирын алып баручы;

-Флүзә Касаева – Чаллы драма театры актрисасы;

-Люция Абдуллина – «Мизгел» милли мәдәният клубы җитәкчесе.

Җиңүчеләр:

Владислав Волошин  – «Күңел ачу шоу-программаларын, массакүләм мәдәният һәм спорт чараларын алып баручы» номинациясендә;

Алмаз Хәеретдинов– «Йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы» номинациясендә;

Рушания Закирҗанова(Педагогия көллияте) – «Рәсми чаралар алып баручы» номинациясендә.

Артем Иванов(15 нче урта мәктәп) һәм Алсу Гыйльманова(2 нче гимназия) тамашачылар мәхәббәте призларын алдылар.

Җиңүчеләргә бүләк итеп «Күңел» радиосы аша бер тапкыр котлау бирүгә сертификат, Яр Чаллы драма театрына чакыру билеты тапшырылды.

Конкурсның оештыручылары – «Нур» яшьләр үзәге» МАУ, «Мизгел» милли мәдәният клубы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге.


Җомга, 23 март 2018, 15:44