Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Экология һәм табигатьне саклау музеенда «Кактуслар һәм алай гына түгел… Минем Американы ачуым!» (0+) дип аталган күргәзмә ачыла. Ул 26 марттан 10 апрельгә кадәр эшләячәк.

Анда Чаллының табиб-анестезиологы Виктор Мошенскийның уникаль кактуслар җыелмасы тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә килүчеләргә кактусларның сирәк төрләрен үз күзләре белән күрергә мөмкин булачак. Шулай ук Виктор Мошенский Латин Америкасы чүлләрендә сәяхәт иткәндә үзе белән булган кызыклы вакыйгалары белән дә уртаклашачак.

http://maydan.tatar

Дүшәмбе, 26 март 2018, 10:30