Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының Азатлык мәйданында битараф булмаган шәһәрдәшләр җыелды. Алар үзләре белән чәчәкләр һәм уенчыклар алып килде.

Җыелган барча халык һавага ак шарлар җибәрде. Әлеге акция Кемерово сәүдә үзәгендәге янгын корбаннары истәлегенә уздырылды.

Азатлык мәйданында җыелучылар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев һәм башкалар бар иде.

Бүген, 28 март — Россиядә матәм көне, дип игълан ителде.

Сишәмбе, 27 март 2018, 20:19