Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 мартта «Победа» авиакомпаниясе 189 кеше сыешлы  «Boeing 737-800»  самолетында «Бигеш» аэропортыннан Санкт-Петербург шәһәренә беренче туры авиарейс оештырды.

17 апрельгә кадәр әлеге рейс белән сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә очарга мөмкин булачак:

— «Пулково» аэропортыннан 15:30 да оча – «Бигеш»кә 17:40 та төшә;
— «Бигеш» тән 18:05 тә — «Пулково»га 20:15 тә;

Ә 18 апрельдән 27 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә:
— «Пулково»дан  17:40 та – «Бигеш» кә  19:50 дә;
— «Бигеш» тән 20:15 тә — «Пулково»га 22:25 тә;

Аэропортның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл озынлыгы 2 сәгать 20 минутны тәшкил итәчәк. Билет бәясе — 499 сум. (Әлеге суммага йөк бәясе кертелмәгән, кул йөге 36x30x27 см дан зур булмаска тиеш).

http://maydan.tatar

Чәршәмбе, 28 март 2018, 09:04