Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2017 елның эш нәтиҗәләре буенча Чаллы татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасының иң яхшы мәдәният учреждениесе дип табылды.500 мең сум күләмендәге грант бүген Мәдәният министрлыгында тапшырылды.

 Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм җиңүчеләрне билгеләү тантанасы узды. Нәтиҗәләр сәнгать, мәдәният һәм кинематография учреждениеләренең 2017 елдагы эшчәнлегенә карап чыгарылды. Җиңүчеләр арасында Чаллы татар дәүләт драма театры да бар. Безнең театр "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" грантына лаек дип табылды.

Театр директоры Рашат Фәйзрахмановка 500 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу акчага театр яңа спектакль чыгарачак.



Җомга, 30 март 2018, 15:39