Чаллыда ел саен үткәрелеп килүче «Җан җылыңны бүләк ит» хәйрия акциясе старт алды.
Чара яңа туганнан башлап 12 яшькә кадәрле балаларга яңа киемнәр җыю максатыннан оештырыла. Киемнәр 31 майга кадәр «Нур» яшьләр үзәге вахтасында кабул ителә. Балаларны яклау көне кысаларында җыелган әйберләрне күп балалы гаиләләргә тапшырачаклар.
«Җан җылыңны бүләк ит» акциясенең координаторы - «Шәмәхә НЕ ОН» иҗтимагый оешма җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Колесников.
Белешмә өчен телефоннар: 8 (950) 314-54-64.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 28 май 2018, 10:16