Татарстанда икенче көн рәттән 7 градуска кадәр җылыта. Бүген дә республикада явым-төшем булмый, көньяк җиле исәчәк. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерде.
"Инде кичә үк республикада 2 дән 7 градуска кадәр җылылык күзәтелде. Бүген дә шундыйрак һава торышы булачак. Казанда бүген 5 градуска кадәр җылылык көтелә, кичә 4 градус иде", - диде Ирина Трущина.
Метеорологлар искәрткәнчә, җил вакыты белән 16 м/с тизлеккә кадәр көчәячәк. Төнге температура 1-6 градус салкын булачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 апрель 2018, 11:35



