Россия халкы 1 Май бәйрәмнәрендә дүрт көн рәттән ял итәчәк, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы, Федераль хезмәт һәм мәшгульлек агентлыгына сылтама белән. .

Шимбә, 28 апрель ялы күчерелү сәбәпле, 30 апрель эш көне булмаячак.
Чәршәмбе, 2 май, 2018 елның 7 гыйнвар ялы (ул якшәмбегә туры килгән иде) күчерелү нәтиҗәсендә, ял көне була.
Майның беренче эш атнасы ике көн дәвам итәчәк, диелә агентлык хәбәрендә.
Җиңү көнен – 9 Майны (ул чәршәмбегә туры килә) бәйрәм иткәндә исә ял көне күчерелмәячәк. Шул ук вакытта, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан өч көн (10, 11, 12 июнь) ял итәчәкбез.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 апрель 2018, 17:03



