Мы в социальных сетях

 20 май көнендә Казанда ел саен уздырыла торган “Казан марафоны” старт алачак. Ул үзенә барлык илләрдән йөгерү спортын яратучыларны җыя. Оештыручылар йөгерештә 10 мең кеше катнашыр дип планлаштыра. Аларга 4 дистанция ачык булачак: 3, 10 км, шулай ук ярты марафон (21,1 км) һәм 42,2 км марафоны. Быел  марафонның төп социаль партнеры - “Роналд Макдоналд йорты” Хәйрия фонды. Чараның максаты 3 млн сум акча җыю, әлеге сумма Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика балалар клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балаларның гаиләсенә ике ай бушлай кунакханәдә яшәү мөмкинлеге бирәчәк.

Оештыручылар белдерүенчә, марафонда катнашучыларның берсе - 3 яшьлек Айрат Ибраһимов гаиләсе. 7 ай дәвамында Айрат Казанның Республика балалар клиник хастаханәсендә лейкоз авыруыннан дәвалану үтә. Шул вакыт дәвамында аның әти-әнисе һәм кечкенә сеңлесе “Роналд Макдоналд йорты”нда яшәп торалар. Шул йорт аркасында гына Ибраһимовлар гаиләсе уллары янәшәсендә булып, аның терелүгә барган һәр адымын куәтләп тору мөмкинлеге ала.

Марафонда катнашу өчен әлеге сылтама буенча https://timerman.org/events/kazan-marathon-2018/ кереп теркәлергә була. Бер йөгерүчедән, дистанциягә карап, 800 дән алып 2100 сумга кадәр түләү каралган.

Катнашучылар чарадан онытылмаслык тәэсирләр алачак, уникаль майкалар, сувенирлар белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш алар профессиональ спортчылар кул астында шөгыльләнәчәк, танылган җырчылар чыгышын караячаклар һәм башкалар. Марафончы-хәйриячеләр өчен компания/команданың йөгерү платформасында оештырылган персональ бите булу һәм Фондның социаль челтәренә ярдәм күрсәтү шәп бонус булачак. 

Исегезгә төшереп китик, “Казан марафоны”н оештыручы - Яр Чаллыдан чыккан шәһәрдәшебез Вадим Янгиров.


Пәнҗешәмбе, 17 май 2018, 17:06