“Туфан” мәчетендә якшәмбе укулары барышында Пәйгамбәрнең тормыш юлына багышланган викторина үткәрелә.
Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин күпләрнең җаваплары сөендергәнен билгели. “Мондый чараларның якшәмбе укуларының нәтиҗәлелеген арттырырга, дәрес материалларын уңышлы үзләштерергә ярдәм итүенә инандык. Шуңа күрә ел саен викторинага күбрәк кеше тартырга тырышабыз”, – ди ул.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Гомумән, бер катнашучы да бүләксез калмады. Чарада катнашучыларга “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, мәдрәсә мөгаллимнәре Габделмәлик хәзрәт Саттаров, шәһәр имам-мөхтәсибе урынбасары Илназ хәзрәт Яхин вәгазьләр сөйләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 апрель 2018, 15:08