Узган атнада Чаллының 24 сәүдә үзәгендә прокуратура тикшерүләре үтте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм профилактика эшләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлекләре хезмәткәрләре катнашында узган рейдлар Кемероводагы «Кышкы чия» сәүдә үзәгендә булган янгыннан соң үткәрелде.
«Глобус», «Торговый квартал», «Сити Молл», «Санрайс Сити» сәүдә үзәкләрендә килгән кешеләрне эвакуацияләү белән өйрәнү тревогалары узды», - дип сөйли шәһәр прокуроры ярдәмчесе Светлана Гизятова.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 11 сәүдә үзәге үзләрендә табылган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын төзәтергә тиеш дип табылды.
«Ә алты сәүдә үзәге — «Сити Молл», «Октябрьский», «Һади Такташ», «Капитан», «Глобус», «Алтын Ай» га карата административ хокук бозу турында эш ачылды, — дип белдерде Светлана Гизятова. — Сәүдә үзәкләре хуҗаларына һәм вазифаи затларга штраф салынды».
Рейдлар вакытында теркәлгән иң җитди кагыйдә бозулар — биналарны янгын куркынычы тудыра торган янучы материаллар белән тышлау һәм тарттырылган түшәм куллану. Прокурор ярдәмчесе сүзләренә караганда, болары «Капитан» һәм «Глобус» сәүдә үзәкләрендә табылган. Кайбер объектларда эвакуация юллары капланган, анда чүп-чар тутырылган.
Зур булмаган кагыйдә бозуларны төзәтү өчен ике атна вакыт бирелгән. Җитдирәк кагыйдә бозучыларга бер ай эчендә хаталарын төзәтергә мөмкин булачак.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 апрель 2018, 13:46