3 май көнне Чаллының Җиңү паркында игезәкләр парады узачак.
Шәһәребездә традициягә кереп баручы әлеге чарада узган елны 95 пар катнашкан иде. Оештыручылар анда иң яшь һәм иң өлкән парны, бер-берсенә иң нык охшаган парны сайлап алды, шулай ук икешәр тапкыр игезәкләр туган ике гаиләне билгеләп үтте.
Шунысын әйтергә кирәк, 2017 елда Чаллыда 98 пар игезәк бала туды.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 апрель 2018, 14:23