Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«ТНТ» телеканалы илнең иң масштаблы бию проектының бишенче сезоны башлануы турында игълан итте. Каналның сайтында кастинглар узачак шәһәрләр исемлеге басылып чыкты, алар арасында автокалабыз да бар.

Катнашучылар 16 яшьтән кече һәм 35 яшьтән өлкәнрәк булмаска тиеш, үзең белән паспорт алып килергә. Сайлап алуга килгән һәр кеше ирекле жанрда 1,5 минутлык бию белән чыгыш ясый, ә музыкасын флешкага яздырып алып килергә тиеш була. Киемдә шулай ук чикләүләр юк.

«Танцы» проектына сайлап алу Чаллыда 28 апрель көнне булачак. Уздыру урыны турында әлегә мәгълүмат юк.

Анкетаны «ТНТ» рәсми сайтының «кастинги ТНТ» бүлегендә тутырырга була.

http://maydan.tatar

Пәнҗешәмбе, 5 апрель 2018, 10:15