Мы в социальных сетях

11- 22 апрель көннәрендә Яр Чаллыда VIII “Бөтенроссия ярминкәсе” оештырыла. 32 нче комплексның “Мегастрой” гипермаркеты каршындагы ярминкәдә Россиянең йөзләгән предприятиесе үз товарын тәкъдим итәчәк. Биредә күп төрле диңгез, елга деликатеслары, итле сыйлар, удмурт җитештерүчеләренең сөт продукцияләре, оригиналь Абхазия сырлары, бихисап тәм-том, хуш исле сыек майлар һәм башка бик күп төрле продукция сатып алырга мөмкин.

Шулай ук кулдан эшләнгән өй җиһазлары, кухня кирәк-яраклары, жаккард тукымадан япмалар,  пальто һәм кашемир эшләнмәләр, минераллы бизәнү әйберләре һәм башка күп кенә көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәне оештыру урыны: Яр Чаллы проспекты, 37 а,  “Мегастрой” гипермаркеты павильоны каршында (32 нче комплекс ягында).

Эшләү режимы: 11-14 апрельдә (чәршәмбе-шимбә) 10.00 дән 19.00 сәгатькә, ә 15 нче апрель көнне (якшәмбе) иртәнге 10.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр. 

Пәнҗешәмбе, 12 апрель 2018, 17:01