2018 елда Идел-Нократ юл идарәсе Татарстанда 139,4 км федераль юл яңартылачак, шуның 48,2 километры капиталь төзекләндерәчәк. Федераль юл төзүчеләр өчен М-7 “Волга” автомобиль юлының Казан -Чаллы арасындагы 31 километрга сузылган 3 участогы әһәмиятле проект булып тора. Әлегә бу объектларның техник әзерлеге 71 % тәшкил итә. Эшләрне 2018 елның сентябрь аена төгәлләргә планлаштыралар.
Шулай ук Яшел Үзән, Биектау, Актаныш, Алабуга районнары аша узучы 25,8 километрлы тагын 4 участок төзекләндереләчәк.
http://shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 6 апрель 2018, 11:58



