Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Татарстанда 20 су чистарту корылмасы сафка бастырылачак. 2017 елда республиканың 16 районында 25 су чистарту корылмалары реконструкцияләнде, кайберләре яңадан торгызылды.

Бу хакта “Татар-Информ “ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров белдерде.

Соңгы 2-3 елда республиканың су чистарту корылмалары өлкәсендә шактый эш башкарылды. Сулыкларны нигездә сәнәгать предприятиеләре һәм торак-коммуналь хуҗалыклар пычрата. Моннан тыш сулыкларга автомобиль юлларыннан, сәнәгать предприятиеләре территорияләреннән агып төшкән пычрак сулар да тискәре йогынты ясый, диде Фаяз Шакиров.

http://tatar-inform.tatar

Җомга, 6 апрель 2018, 13:09