Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ел үзенең 20 еллыгын билгеләп уткән шәhәрнең беренче татар радиостанциясе логотибы белән Чаллы проспектларында ачык төстәге матур баннерлар барлыкка килде.

Күп кенә татарстанлыларның яраткан радиосы - Чаллыда ФМ ешлыгында эшләү лицензиясен узган ел азагында алды. Моңа кадәр ФМ да тапшырулар сынау рәвешендә алып барылды. Бу чорда "Куңел"не УКВ-67.79 ешлыгы аша белүче дистәләрчә мең автомобильче тыңлаучыларның даими аудиториясенә кушылды.

"Күңел" радиосын ФМ ешлыгында Чаллыда гына түгел, башка шәhәр-районнарда да тыңлыйлар. Буада (102.3), Байлар Сабасы, Теләчедә (105.6), Биектауда (100.2) Мамадышта (103.9), Арчада (103,6) hәм Татарстанның тагын берничә районында "Күңел" ФМ ешлыгында сөйли. "Куңел"нең гомуми аудиториясе хәзер 1,2 млн. кешегә җитте.


Җомга, 6 апрель 2018, 16:02