Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда беренче тапкыр пенсионерлар арасында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары узды.

Өлкән буын вәкилләре үзләренең лигаларын «Бакча КВНы» дип атады, чөнки пенсионерлар арасында юмор сөючеләр төркеме барлыкка килүдә Замана бакчачысы мәктәбе әйдәүче булды.

Лигада әлегә ике  — «Чәчәкләр» һәм «Камка» («Божья коровка») командалары. Икесендә дә катнашучылар — нигездә, хатын-кызлар. Яшь узган саен юмор үзенчәлеклерәк була барса да, үткенлеген югалтмый икәнлеге беренче уенда ук ачык чагылды, дип яза «Татар-информ» МА.

Пенсионерлар кичә барышында күпчелек бакча темасына шаярттылар. Нәтиҗәдә, беренче ярышта дуслык җиңде.

http://maydan.tatar

Дүшәмбе, 9 апрель 2018, 14:03