Бакчага
автобуслар 1 майдан йөри башлаячак . Алар 5 ай дәвамында, ягъни 1 нче
октябрьга кадәр эшчәнлекләрен дәвам итәчәкләр, дип хәбәр итә транспорт
һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Руслан Ибраһимов. Узган елдагы кебек үк, бер
кешегә аена 6 талон тапшырыла.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, маршрут, аның йөрү вакыты,
ташламалардан файдаланучылар исемлеге һәм талоннар саны үз көчендә
калган. Бары тик бер генә яңалык кертелгән, ул да булса, автобуска
утыргач, һәр кеше үз талонын билетларга алыштырырга тиеш була.
Руслан Ибраһимов сүзләренә караганда, автобуслар белән тәэмин итүче
оешма 20 апрельдә аукцион ярдәмендә ачыкланачак һәм 1 майга кадәр алар
белән килешү төзеләчәк.
http://shahrichalli.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 апрель 2018, 10:51



