Мы в социальных сетях

Яр Чаллының 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Җырлаучы Чаллы” бәйгесенең финалы узды. Анда  Чаллы мәктәпләреннән 28 хор коллективы катнашты. Гран-прига 57 нче гимназиядән “Смайлики” хор коллективы лаек булды.

Өченче урынны “Йолдызлык” (30 нчы мәктәп), “Шатлык” (37 нче мәктәп), “Сыерчыккай” (21 нче мәктәп) һәм “Гармония” (7 нче мәктәп) хор коллективлары яулады.

Икенче урында – “Чишмәкәй” (4 нче мәктәп) һәм “Ләйсән” (76 нчы гимназия) хор коллективлары.

Беренче урында – 5 нче мәктәпнең “Калейдоскоп” һәм 60 нчы мәктәпнең “Кыңгырау” хор коллективлары.


Чәршәмбе, 11 апрель 2018, 17:10