Мы в социальных сетях

“Шатлык” яшьләр үзәге “Хәтерне кадерләп саклыйбыз” иҗади бәйге-фестиваленең зональ турында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. 26-27 апрель көннәрендә “Шатлык” яшьләр үзәгендә бәйгенең сайлап алу туры узачак, ә гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 3 нче майда үткәрелә.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үтә:

-  Үсмерләр (12-16 яшь),

-   Яшьләр (17-30 яшь). 

Фестиваль-бәйгегә  программалар түбәндәге  җанрларда  тапшырыла:  

- “нәфис сүз” (шигырь, нәсер);

- «әдәби-музыкаль композиция»;

- «спектакльдән өзек»;

- «вокал композициясе»;

- «бию композициясе»;

- «миниатюра, пантомима, скетч, сәхнәләштерелгән әсәр»;

- ирекле формада (7 минутка кадәр).

Катнашу турындагы гаризаларны әлеге электрон адресларга kalininm80@mail.ru, mc-shatlyk@mail.ru  бәйгенең исемен күрсәтеп 24 нче апрельгә кадәр юлларга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 39-94-85.

Бәйгенең кагыйдәләре һәм гариза формасы  МЦ «Шатлык»  сайтында урнашкан.

ВКонтакте челтәре группасы

Әлеге чара “Шатлык»  яшьләр үзәге" МАУ һәм  Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге тарафыннан оештырыла. 


Җомга, 13 апрель 2018, 10:04