Шимбә, 17 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу атнада, 19 апрель көнне, «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Бөек Ватан сугышының 73 еллыгын һәм Сталинград явында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Сугышчан җырлар театры» бәйгесе уза.  Башлану вакыты 15:00 сәгатькә билгеләнгән.

Шәһәр мәктәпләре, лицейлары, гимназияләренең яшь армияче отрядлары, шулай ук урта махсус уку йортлары, яшүсмерләр һәм яшьләр клубларында тәрбияләнүче 11-17 яшькәчә булган катнашучылар, жюри әгъзалары хөкеменә сугыш турындагы әсәрләрдән кыска спектакльләр һәм хәрби тематикадагы җырлар тәкъдим итәчәкләр. Чараны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең  яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә «Яшүсмер» («Подросток») яшьләр-яшүсмерләр клубы оештыра.


Сишәмбе, 17 апрель 2018, 19:12