Мы в социальных сетях

Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Татар теле буенча БРИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүчеләр өчен һәм татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.

Чаллы шәһәрендә акция 53 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Касимов урамы 2 нче йортта (38/10) уздырылачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.


Сишәмбе, 17 апрель 2018, 08:12