Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәрне чистарту-яшелләндерү эшләре дәвам итә. Ике атна эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге чарада 432 оешма һәм предприятиедән 4861 кеше катнашты.

Төп эшләр: җыештыру һәм чүп-чардан арындыру, агач-куакларны кисү, буяу һәм юлларны агып килгән туфрактан арындыру.

Шулай итеп, узган шимбәдә 151,8 га шәһәр территориясе чистартылды, каты көнкүреш калдыклары полигонына 572 куб.м чүп-чар чыгарылды. Бу эшкә 47 берәмлек техника җәлеп ителде.   


Шимбә, 14 апрель 2018, 18:10