Мы в социальных сетях

Ата-аналар көне яки Радоница Пасхадан соң 9 көн узгач билгеләп үтелә һәм ул вафат булган якыннарыңның башка дөньяда яңадан тууын символлаштыра. Быел әлеге көн 17 нче апрельгә туры килә. Радоницада православие динендә булучылар якыннарының каберләрен зират кылалар. 

Бүген Яр Чаллыда "Яшьләр" (“Молодежное”) зираты юнәлешенә кадәр “Пединститут” тукталышыннан махсус автобуслар маршруты оештырыла. Автобуслар 8:00 сәгатьтән 15:00 гә кадәр, 30 минут интервалы белән йөриячәк. Юл йөрү түләүле. Зираттан соңгы рейс 15:30 да кузгала.

Исегезгә төшерәбез, 28 апрель көнне шәһәркүләм Хәтер көне була. Шулай ук җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырыла.

Сишәмбе, 17 апрель 2018, 09:42