Мы в социальных сетях

Казан федераль университетының IT-лицей базасында компьютер буенча өлкән буын вәкилләре арасында узган  республика бәйгесендә чаллылылар 3 нче урынны яулады.  “Шәхси беренчелек” номинациясендә Валентина Евдокимова һәм “Интернет-портал кулланып эшләнгән иң яхшы хезмәт” номинациясендә Гүзәлия Павлова призерлар булды. 

Татарстан Республикасы буенча  Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, җиңүчеләрне котлап: «Татарстан Республикасы буенча “Россия пенсионерлар берлеге” иҗтимагый оешмасы ярдәме белән өченче буын вәкилләре Университетының “Компьютерны грамоталы үзләштерү нигезләре” курсында Татарстанның өлкән буын вәкилләре компьютер технологияләрен өйрәнәләр һәм мәгълүмати мохиттә уңышлы җайлашалар», - дип белдерде. 


Дүшәмбе, 16 апрель 2018, 16:11