Шимбә, 17 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы картиналар галереясында Виктор Хрулевның «Мин балачактан» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәссамның жанрлар диапозоны күпкырлы. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләр арасында: портрет, натюрморт, пейзаж һәм башка жанрларны күрергә була. Нинди генә эчтәлектә ясалган рәсемнәр булмасын, аларда гадилек, тыйнаклык һәм нәфислек чагыла.

Рәссамның картиналарында ясалмалылык, арттыру юк, анда чынбарлык сурәтләнгән. Виктор Хрулев иҗатында Зәй һәм Алабуга шәһәрләре пейзажы, шулай ук авыл пейзажлары аерым урын били. Аларда рәссамның табигатькә, аерым төбәккә карата булган уй-хисләре, соклануы, горурлануы чагылыш таба.

Виктор Хрулев Соббух Рафиков премиясе лауреаты (2017 ел), Татарстан Республикасы (1999 ел) һәм Россия Федерациясе (2016 ел) Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә рәссам Зәйдә яши һәм иҗат итә. Ул 1952 елның 13 сентябрендә  ТАССР ның Лениногорск районы Зеленая Роща авылында туа. 1972 елда Лениногорск педагогия училищесының сәнгать-графика бүлеген тәмамлый.


Күргәзмә 29 апрельгә кадәр дәвам итә.


Чәршәмбе, 18 апрель 2018, 10:14