Мы в социальных сетях

45 нче традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы 11 майда узачак, ул  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына һәм җәйге спорт сезоны ачылуга багышлана. Быелгы ярышларның урыны башка җирдә булачак, шәһәр проспектлары урынына эстафета Ф.Табеев исемендәге яр буенда оештырыла.

Бу турыда пресс-конференциядә физик тәрбия һәм спорт идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Роман Насрединов хәбәр итте. Ярышларны башка урында үткәрүнең берничә сәбәбе бар: иң беренче чиратта, эстафетада катнашучыларның куркынычсызлыгы гарантияләнә һәм шәһәр юлларын ябылмый.  Быелгы эстафетада 100 дән артык оешмадан  2000 гә якын шәһәрдәшләребез катнашыр дип планлаштырыла. 

Алар арасында  предприятиеләр, урта гомуми белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, өй яны клублары бар. Һәр команда составына 13 кеше керә, аларга 5 км дистанциядә йөгерергә кирәк булачак. Җиңел атлетика эстафетасының нигезнамәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 7 май 2018, 16:08