Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23-29 апрель көннәрендә шәһәр хастаханәләрендә Европа иммунизация атналыгы уза. Әлеге атналык кысаларында ата-аналар белән әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр оештырыла һәм һәр теләгән кеше вакцинация үтә алачак. Бу хакта Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең баш белгеч-педиатры Татьяна Гайнетдинова белдерде.  Әлеге чараның максаты - вакциналаштыру мәсьәләләре буенча халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү. Иммунизация атналыгы - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә ел саен үткәрелеп килә торган чара. Татьяна Гайнетдинова сүзләренә караганда,  иммунизация авыруны юк итми, ә авырудан соң булган өзлегүләрдән саклый.

Табиб-педиатр буларак ул ата-аналарга илкүләм календарь буенча планлаштырылган вакцинациядән баш тартмаска киңәш итә. «Вакцинация - файдалы процедура, ул җитди авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Аннан куркырга кирәкми, вакцинациянең балага зыяны юк. Зыян булу очрагы миллионга бер, дияр идем»,- дип чыгышын йомгаклады Татьяна Гайнетдинова.


Сишәмбе, 24 апрель 2018, 09:54